БДИны күптелләштерү, төрле телләргә тәрҗемә итү өчен

төрле башқа те̄мылар

БДИны күптелләштерү, төрле телләргә тәрҗемә итү өчен

Хәбәр qdinar » Шим май 14, 2011 11:31

forum.belem.ru/index.php?showtopic=874 - "форум белем ру"да бүген мин язганымны копиялим:

БДИны күптелләштерү, төрле телләргә тәрҗемә итү өчен.

БДИ ны россия телләренә тәрҗемә итәсе, мисал өчен татар белән башкорт теленә. 11енче сыйныфтан соңгысы урыс телле вузларга керү өчен имтихан булса да, без татар телле вуз турында хыялланабыз бит, һәм урыс телен яхшы белүне тикшерү өчен урыс теле имтиханы бар бит инде, беләм, математикадан имтиханны урысча бирү математика өлкәсендә урыс телен белүне дә ткишерә, әмма мин уйлыйм, аны чынлыкта бик яхшы белмәгән кешене дә вузга кабул итергә була, чөнки урыс теле имтиханын яхшы бирсә, математика өлкәсендәге өлеше бик күп түгел аның, һәм мөһим дә түгел, монда математика урынына бүтән фәнне куеп әйтергә дә була инде, һәм ул терминнарны урысча укыганда өйрәнергә була.

математика һә башка фән терминнары бик мөһим булмавы шуны аңлата: укытучылар татар телендә укыган студентларга, әгәр чынлап та тел белән проблема килеп чыкса, урысча укыганнарга караганда башкача карарга тиеш, аңлатырга тиеш, татарлар да терминнар турында сорарга оялып тормаска тиеш, ул терминнар бер ел тирәсендә аңлашылып бетәдер инде.

мисал өчен, математикада математик символлар белән язылган язуны "для любого а который" кебек итеп урысча укырга өйрәнәсе.

гомумән, мәктәптә татар телендә укыган кешеләргә минемчә бер аз хөрмәт күбрәк булырга тиеш, чит илдән килеп укучыларга шикеллерәк, ул чит илдән килеп укучыларны бер-ике ел урыс теленә өйрәтәләр хәтта. татарча укучыларга группадашларына да әйтергә кирәктер бәлки, "мин татарча укыдым" диеп, чөнки без шул хәтле яхшы итеп урысча сөйләшәбез, акцентсыз да сөйләшә алабыз, ки, безнең мәктәптә урысча укымавыбыз аңлашылмый.

әйдәгез төрле сайтларда БДИны күптелләштерү өчен языйк.

һәм урыс телле вузлардан башка татарларның тдгпу(кдпу) һәм тгида татар телле специальлекләре дә булгандыр бәлки, мин белеп бетермим, мәсьәлән, татар телендә математика һәм физика укыту специальлек(специальность)ендә математикалардан керү имтиханнары татарча да булгандыр.

һәм бит әле кайбер вузга керми дә. ә аттестат алу өчен БДИ кирәк. мин моның турында сорадым, мәҗбүриме ул икәнен, ул мәҗбүри түгел икән, БДИны бирмәскә, аттестат алмаска, әмма 11 сыйныф укыганлык турында белешмә генә алырга мөмкин икән, әмма беркем дә алай итмидер, чөнки аның белән киләчәктә укырга кереп булмый, барыбер БДИ кирәк була.
qdinar
Сайт админы
 
Хәбәрләр: 284
Теркәлгән: Шим окт 20, 2007 11:26

Re: БДИны күптелләштерү, төрле телләргә тәрҗемә итү өчен

Хәбәр qdinar » Җом июн 17, 2011 14:54

http://vkontakte.ru/ege_i18n - "За перевод ЕГЭ на языки обучения школ"

2015-3-27 : https://vk.com/yge_i18n
qdinar
Сайт админы
 
Хәбәрләр: 284
Теркәлгән: Шим окт 20, 2007 11:26


Кайтырга төрле башка темалар

Форумда кем бар

Бу форумны хәзер: теркәлгән кулланучылар юк кулланучы һәм 2 кунак карый

cron